2 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Амирова А.Ф., Галимова С.М. җитәкчелегендә Алабуга шәһәрендә үткәрелгән VI республикакүләм фәнни-практик конференциядә катнашып 2 урынны алды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.Котлыйбыз! Укуында уңышлар телибез!
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 2 март көнне “ Экология һәм әйләнә тирәлек ” темасына, экология елына багышланган, класс сәгате үткәрелде. Биология укытучысы Ибраева Р.З. Җир планетасын һәм аның байлыкларын саклау, әһәмияте турында сөйләп, “ Моя Земля ” дигән фильм күрсәтте. Укучыларга экологларның бурычлар, үзебез яши торган җирнең чисталыгы, анда яшәүче сирәк калган хайван һәм үсемлекләрне саклау турында да фикер алышынды. Табигатьне саклау өчен , укучылар үзләре ничек итеп табигатькә булыша алулары турында да сөйләделәр. 8 нчы класс укучысы Шаймарданова Ләйсән “ Чишмәләрне саклау ” дигән темага проект эше белән чыгыш ясады.
Тәрбия дәресен мәктәбебезнең биология укытучысы Гөлфинә Мидхәт кызы Сәхәбиева үткәрде. Чара барышында укучылар тирән эчтәлекле фильм карадылар, аның буенча фикер алыштылар. Дәрес ахырында сулаган һавабызның чиста булуы үзебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр.
Баландыш төп мәктәбендә рус теле атналыгы дәвам итә. Бүген, 2 март көнне, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәншина Р.Ф. җитәкчелегендә «Люби, знай, цени русский язык!» дигән темага КВН үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, тел өлкәсенә караган табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр; шаян сорауларга җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен сынадылар.
2нче һәм 3нче март көннәрендә безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында 8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре узды. Тәрбиячеләр музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде . Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары,шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Әниләр катнашындагы конкурслар,балалары белән башкарылган күмәк биюләре, геройлар (Яз кызы белән Кояш, Маша белән Аю) бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде дип телисе килә.
1 март – Бөтендөнья мәчеләр көне. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «Кошка из любимых рассказов и сказок читателей» исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук «Животные в нашем доме» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә куелды. Күргәзмәгә әлеге йорт хайваны турындагы китаплар урын алды.
1март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә балалар язучысы, журналист Ләлә Сабированың (Гыймадиева) тууына 70 яшь тулу уңаеннан "Хикәяләре балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде.
Л. Сабированың хикәяләре кыска - җыйнак, эчтәлек, тел - стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.
Китап укучыларыбыз язучының иҗаты белән аның әсәрләре һәм башка материаллар аша таныштылар. Ләлә Сабирова китапларында бүгенге көндә балалар тәрбияләүдә бик зур роль уйнаган җылылык һәм кешелеклелек кыйммәтләре тупланган.
1 март көнне Шәтке авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “ Китап төзелеше” дигән китапханә сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә китапханәче Галимуллина К.Х. балаларны китапның төзелеше белән таныштырды.