2 март көнне Теләче урта мәктәбендә Экология елы кысаларында экология дәресе әтте. Экология дәресендә транспорт hәм юл хуҗалыгы министры Л.Р.Сафин катнашты. Дәрестә безнең регионның проблемалары hәм аларны чишү юллары каралды. Дәресне 10а сыйныфында Тимербаев Алмаз Исмагилович үткәрде.
Конференцияне ТР Дәуләт Советы Председателе, федерация президенты Мухаметшин Ф.Х. алып барды. Спорт мәктәбенең волейбол тренеры Зәкиев А.Х. та әлеге конференциядә катнашып кайтты.
На нашей планете все живые существа обитают в тесной взаимосвязи друг с другом и окружающим миром. В природе все гармонично и взаимосвязано: растения получают питательные вещества из почвы, животным необходима растительная пища, а человеку нужны и пища, и ресурсы. И если это равновесие в природе нарушается, то сразу же возникает экологический кризис. Всеми этими проблемами и занимается экология. Именно поэтому сегодня во всех школах республики проходят экологические уроки, приуроченные к открытию Года экологии и общественных пространств в Республике Татарстан.
2 мартта Алан урта гомум белем бирү мәктәбендә экологик дәрес үткәрелде. Чара барышында укучылар тирән эчтәлекле фильм карадылар, аның буенча фикер алыштылар, чүпларнең төрен ачыкладылар. Дәрес ахырында чисталык үзебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр.
Беркемгә дә сер түгел, дөнья экологик катастрофа алдында. Табигатьнең хәле көннән – көн начарлана бара. Биосфера законнары бозыла. Кеше әлеге кыйммәтләр өчен сәламәтлеге белән түли.
Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә Экология елына карата дәрес үткәрелде. Дәрестә табигатьне саклау буенча Татарстан Республикасында алып барылган эшләр, экологик проблемалар турында сөйләп үтелде.
Безнең балалар бакчасында, балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрелә.Уеннарны үткәргәндә, укыту методик комплектының күрсәтмә һәм таратма рәсемнәре дә кулланыла. Тәрбиячеләр дә яңадан-яна уеннар уйлап табып, кызыклы күрсәтмәлекләр нигезендә балалар өчен төрле-төрле әйберләр ясыйлар. Бүген тәрбияче Муликова Г.Ф. педагогик киңәшмәдә үзенең“Могҗизалар кыры” һәм “Күңелле шакмак” диеп аталаган уеннын ничек ясап булуын бүтән педагоглар белән уртаклашты.
Бакчабызда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла. Тәрбияви чаралар белән беррәтән 8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары үзләренең әниләрен рәсемгә төшерделәр. Һәрберсенең Әнисе иң-иң матуры , иң-иң гүзәле, иң-иң кадерлесе!
Семинарның темасы “Сәләтле балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре”. Семинарда Каримуллина Ә.Н, Исмагилова Р.К, Камалиева С.И ачык дәресләр, мастер класс күрсәттеләр, Сөнгәтуллина А.Р доклад белән чыгыш ясады, укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Боз озату” кичәсен күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар ачык дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер –класс карадылар. Семинарга йомгакны башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы ясады. Әлеге семинарда безнең мәктәптән Д.Р.Шәрәфиева катнашты.
Бүген Теләче урта мәктәбендә КНИТУ югары уку йорты “Ачык ишекләр көне үткәрде. Чыгарылыш укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.