Дидактик уеннар балаларның иҗади мөмкинлекләрен, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора, булган белемнәрне ныгытырга, яхшырак истә калдырырга булыша.

2017 елның 3 марты, җомга

Безнең балалар бакчасында, балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрелә.Уеннарны үткәргәндә, укыту методик комплектының күрсәтмә һәм таратма рәсемнәре дә кулланыла. Тәрбиячеләр дә яңадан-яна уеннар уйлап табып, кызыклы күрсәтмәлекләр нигезендә балалар өчен төрле-төрле әйберләр ясыйлар. Бүген тәрбияче Муликова Г.Ф. педагогик киңәшмәдә үзенең“Могҗизалар кыры” һәм “Күңелле шакмак” диеп аталаган уеннын ничек ясап булуын бүтән педагоглар белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International