ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Террорчылык хәзерге вакытта кешелек иминлегенә куркыныч янаучы төп хәвефләрнең берсе булып тора. 2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе «Һәркемнән уяулык сорала» темасына аралашу сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында белделәр. Китапханәче укучыларны террористик акт булган очракта саклану кагыйдәләре белән таныштырды, «Террорчылыкка каршы тору», «Террорчылык – җәмгыятькә янау» белешмәлекләрен таратты. Чара ахырында барлык катнашучылар теләсә нинди хәлләрдә дә, һәр ситуациядә дә игътибарлы һәм сак булырга дигән фикергә килделәр.

Аның зыяны меңләгән галимнәр тарафыннан исбатланган. Шуңа бәйле рәвештә, 1988 елдан 31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне буларак игълан ителә. Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан "Тәмәке-сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрелде. Чарада китапханәче балаларга тәмәке тартуның зыяны, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон һәм тәмәке тартмаган кешеләргә тәмәке төтененең ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

«Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе «Любимая профессия» Республика фотоэшләр конкурсын үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Рушания Ринат кызы 1 урынны һәм өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габделхак кызы 3 урынны яулады. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә  “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде.  Аның барышында китапханәче  мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Китапханәче, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.

Югары Кибәхуҗа авыл авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында “Пушкин әкиятләре” дигән  әдәби дәрес үткәрелде. Ул  ярыш формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук  «Акыл өчен күнегүләр», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар.

Сауш авыл китапханәсендә авыл китапханәчесе китап укучылар белән Пушкин картасын кулланып “Әкиятне өзекләреннән танып беләбез” темасы белән квест-уен үткәрде. Ике командага бүленеп, катнашучылар сынаулар узды. Уен җиде турдан торды, анда балалар үз белемнәрен кулланып, командада эшләү сәләтләрен, зирәклекләрен, тапкыр булуларын күрсәттеләр. Һәр турда эшне алгач, барысы да бергәләп сорауларга чишелеш таптылар: әкият геройларын танып белделәр, әкият персонажын фаразладылар өзекләр буенча әкиятнең исемен әйттеләр. Катнашучыларга кичә бик ошады, күңел күтәренкелеге белән  өйләренә укырга китаплар алып таралыштылар.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр күңелдә яңгырасын балачак җыры” исемле чара үткәрделәр. Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Бу көн уңаеннан китапханәдә “Бәхетле балачак илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Балачак - күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдыра торган иң бәхетле һәм кайгысыз вакыт. Без һәр баланың әти-әнисе кулында үсүен, һәр баланың үз бәхете белән тууын һәм өлкәннәрнең игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. 1 июнь - Балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне ел саен дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтелә һәм халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле балаларыбызның йөзләрендә һәрвакыт елмаю булсын. Алар безнең киләчәгебез. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары тик бәхетле һәм матур тормыш телибез. Бу көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Иң зур бәйрәм - балачак!” дигән темага кичә үткәрделәр. Балалар төрле күңел ачу уеннарында кызыксынып катнаштылар.

В.И.Ленин исемендәге мәдәни - ял комплексы базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурслары финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының финалисты дипломы белән бүләкләнде. Гүзәл Габделхәевнаны котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын! Бу көнне (1 июнь) Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә зурлап уздырдылар. Алар мәктәп лагеренда йөрүче укучыларга “Балдан татлы балачак” дигән исем белән бәйрәм оештырдылар. Мәктәп бакчасында төрле уеннар уйнатылды,  ярышлар оештырылды, Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International