ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Китапханәче балаларны китапханә яздырып алган вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. «Маша һәм Саша» журналы белән таныштылар, аның битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турында хикәяләр, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтте. Балалар «Приключения Непоседы» танып белү журналын, «Детская газета»ны, шулай ук «Салават купере»н кызыксынып карадылар. Сәяхәт барышында укучылар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басма барлыгын белделәр.

6 июньдә Россия Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бөек рус шагыйрен яраткан һәр кеше өчен дә истәлекле көн. Александр Сергеевичның әсәрләре безгә балачактан килә һәм гомер буе сакланып кала. А.С. Пушкинның шигъриятен белмәгән һәм яратмаган кешене табу мөмкин түгел. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. 6 июнь көнне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә Пушкин туган көнен билгеләп үттеләр. Балалар чара барышында балачактан ук таныш булган Пушкин әкиятләренең яраткан геройларын искә алдылар, әкиятләрдән яраткан өзекләрен укыдылар.

   6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көне уңаеннан, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән "Рус шигърияте кояшы" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе оештырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның шигырьләрен, әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе, язучының рус теле үсешенә керткән өлеше,  Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләделәр.

Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән  хайваннарны таныдылар, китаплар ярдәмендә бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, эбру техникасы буенча рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич  Пушкинның туган көне,  ә бөтен дөньяда – Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Пушкин әкиятләре” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны А.С. Пушкин тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара конкурс программасы белән дәвам итте, катнашучы балалар яраткан әкиятләре  буенча виртуаль сәяхәт ясадылар,  "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?” дигән тема белән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды, анда балалар бөек рус шагыйре шигырьләрен  сөйләделәр.

Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Бу бәйрәм-һәрберебез өчен тирә-юньдәге табигатьнең торышы турында уйланырга җирлек.

Казаклар авыл китапханәсе китапханәчесе “Тәмәкене кәнфиткә алыштырыгыз!” дип исемләнгән акция үткәрде. Ул Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган иде.

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак,  коррупция  турында күзаллау булдыру, тәртип һәм  гаделлек турында өйрәтү. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мөстәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен  булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора.  Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында барды.

Балаларны яклау көнендә Теләче балалар китапханәсе «Җәйге китап серләрен чишәбез» дигән акция әзерләде. Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр. Кемдер әкият укырга ярата, кемдер фантастика һәм маҗаралар, ә кемдер хайваннар турында, яки вакытлы матбугатны яратып укый. Бүген һәркем үзенә ошаган китабын тапты  һәм аның белән якыннан танышты.

Айдар авылы ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган «Әй, балачак, балачак, хәтерләрдә мәңге сүнмәс учак булып калачак» дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы үткәрелде. Балалар бер - берсен сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм шаян сорауларга, мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, «Игътибарга - табышмаклар» дип исемләнгән табышмак чишүдә, “Сәлам, җәй!”, “Җитез көнгерә”, “Мин һәм минем дусларым” уеннарында катнаштылар, биеделәр. Конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучылар да тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International