Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Бу бәйрәм-һәрберебез өчен тирә-юньдәге табигатьнең торышы турында уйланырга җирлек. Балаларның игътибарын әйләнә –тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик грамоталы яшәү рәвешен формалаштыру һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 5 июньдә Айдар авыл китапханәсендә "Табигатьне саклау-безнең бурыч" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән: һава, су, хуш исле болын, яфраклардан башка яши алмавын аңладылар.