«Җәйге китап серләрен чишәбез»

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Балаларны яклау көнендә Теләче балалар китапханәсе «Җәйге китап серләрен чишәбез» дигән акция әзерләде. Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр. Кемдер әкият укырга ярата, кемдер фантастика һәм маҗаралар, ә кемдер хайваннар турында, яки вакытлы матбугатны яратып укый. Бүген һәркем үзенә ошаган китабын тапты  һәм аның белән якыннан танышты. Балалар китапханәдә булган китаплар турында истәлеккә буклетлар алдылар. Шулай ук ата-аналарга балага ни өчен китап укырга кирәклеген аңлаткан белешмәлекләр таратылды. Мондый акцияләр үткәрү баланың укуын популярлаштырырга ярдәм итә. Чара ахырында акциядә катнашучылар үзләре укыган китаплар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә матур әдәбият тәкъдим иттеләр. Алда бик күп матур җәйге көннәр, кызыклы истәлекләр һәм яраткан китаплар белән яңа очрашулар көтә. Укучыларыбызга һәм дусларыбызга бу җәйдә кулыгызга китап алыгыз, ялыгыз искиткеч булсын дип телибез. Китаплар укыгыз һәм күңелле ял итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International