Шармыш авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «В мире детских журналов и газет» матбугат сәгате узды.

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Китапханәче балаларны китапханә яздырып алган вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. «Маша һәм Саша» журналы белән таныштылар, аның битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турында хикәяләр, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтте. Балалар «Приключения Непоседы» танып белү журналын, «Детская газета»ны, шулай ук «Салават купере»н кызыксынып карадылар. Сәяхәт барышында укучылар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басма барлыгын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International