"Тюлячинка" паркында балалар өчен Экоквест уены үткәрелде.

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән  хайваннарны таныдылар, китаплар ярдәмендә бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, эбру техникасы буенча рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Квестта катнашучы балалар яраткан шагыйребез, А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан викторинада катнаштылар, авторның әкиятләре буенча рәсемнәр буяуда ярыштылар. Паркта шулай ук “Национальный проект Экология –детский взгляд” дип исемләнгән республика рәсем конкурсында катнашып җиңү яулаган эшләрдән торган күргәзмә оештырылды. Әлеге конкурсның төп максаты-республикада экологик проблемаларны хәл итүгә балалар һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Балалар рәсемнәрне бик кызыксынып күзәттеләр, үзләре дә табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясадылар. Саф һавада иҗат белән шөгыльләнү балалар өчен иң кызыклы шөгыльләрнең берсе, алар рәсем ясау белән беррәттән тирә–юньне танып белергә өйрәнә. Квестта катнашучылар тукталыш саен биремнәр үтәп, наклейка-баллар алдылар, ә уен ахырында алар буенча командалар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Ахырда барысы да истәлекле бүләкләр алды.  Әлеге Экоквест уеныннан  балалар позитив энергия һәм бик күп уңай  кичерешләр белән таралышты. Тематик чара Теләче үзәк китапханәсе һәм "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлеге активистлары тарафыннан бергәләп оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International