ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. 20 февраль көнне Урта Мишә авыл  китапханәсендә  туган тел көненә карата “Җырдай моңлы туган телем” исемле күргәзмә куелды.

23 февраль көнне Теләченең “Батыр” спортзалында ир-атлар арасында интернационал сугышчылар истәлегенә  волейбол ярышлары булып үтте.Барлыгы 4 команда катнашты:

Бүген кышның актык көне. Бик күп күңелле бәйрәмнәре белән оч ае да сизельмичә үтеп китте. Тиздән көтеп алган язның беренче тамчылары да күренер, җир калын юрганын салыр. Быелгы яз безгә бик күп  мул уңышлар китерсен һәм сөенечләр белән күңель  тынычлыгы алып кильсен.

Баландыш төп мәктәбендә 27 нче феральдән 4 нче мартка кадәр Рус теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелә. 27 нче февраль көнне атналык тантаналы рәвештә ачылды. Биредә укучылар рус телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Атналыкның икенче көне викторина һәм кроссвордлар чишүгә багышланды.

Уеннар, элек-электэн кунел ачу чарасы гына булып калмыйча, ин беренче чиратта тирэ-юньне,доньяны танып белудэ, тормышта ин кирэкле булган белеем хэм кунекмэлэрне узлэштерудэ дэ зур роль уйнаганнар. Хэрэкэтле уеннар аша без балаларнын игътибарлылыгын, кузэтучэнлеген, хэтерен, дикъкатен арттыруга,  тапкырлыкларын устеругэ, зихеннэрен ныгытуга игътибар бирэбез.

Шул уңайдан 21 февраль көнне  “Тел кешене дус итә,бер-берсенә беркетә” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр.Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.

Без бәйгеләрдә катнашкан әти-әниләргә  бакча коллективы исеменнән истәлекле бүләк һәм грамота бирәбез. Яңа гына уздырылган  “Неопалимая купина” бәйгесендә Лесной балалар бакчасыннан 6 төрле эш белән катнашкан идек, шуның икесе  II, III урыннар алды. Без бәйгеләрдә  катнашкан әти-әниләргә, балаларга  саулык-сәламәтлек, озын гомер, бик күп бәхет-шатлыклар, уңышлар теләп калабыз.

Шул уңайдан Максабаш  авыл китапханәсендә "Татар теле - шагыйрьләр теле" исемле поэзия сәгате үткәрелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Балалар "Татар теле - шагыйрьләр теле" китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. "Тел ачкычы" исемле күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шул китапка кергән тел турында шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International