Бу бәйрәм-хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклаган батырларга, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы ир-егетләргә олы ихтирам билгесе. 24 февраль көнне, әлеге бәйрәм уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырдылар. Бу ярышта “Дуслык” һәм “Җомга” командалары үзара көч сынашып, үзләрен кыю, үткен һәм чын ир-егет икәнлекләрен расладылар. Бәйрәм күтәренке рухта, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Уенда ике команда: әтиләр командасы һәм булачак солдат егетләребез катнашты. Уен, концерт номерлары белән үрелеп барылды.
Чара барышында, китапханәче, гаять зур әһәмияткә ия булган телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе булуы турында сөйләде. Укучыларыбыз игътибарына «Әнием теле - күңелем гөле» күргәзмәсе, танылган шәһесләребезнең туган тел турындагы шигырьләре, “канатлы сүз”ләреннән төзелгән презентация тәкъдим ителде. Ике командага бүленеп “Халык авыз иҗаты - туган телебез сакчысы” викторинасында укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Катнашучылар баллы призларга, ә малайлар - 23 февраль бәйрәме уңаеннан кечкенә сюрпризларга ия булдылар.
Шул максаттан, китапханәче тәкъдиме белән, 23 февраль көнне Олы Мәтәскә авылында беренче тапкыр шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. “Без – Имаметдин бабай оныклары”дип исемләнгән бәйрәмгә Имаметдин бабай нәселенең бик күп онык, берничә буын оныкчыклары җыйналды. Зал авыл халкы һәм кайткан кунаклар белән тулы иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Тамашачылар шәҗәрә бәйрәмнәре дәвамлы булсын дигән теләктә таралыштылар.
Килгән кунагыбыз да бар иде, ул - ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. Балалар балалар бакчасына килү өчен имин юлны дөрес сайлау күнекмәләрен күрсәттеләр. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Бәйрәмгә чакырылган кунак –Закиров Д.Р. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды һәм “Аркадий Паровозов” дигән тәрбияви мультфильм карап, шуның буенча нәниләр белән әңгәмә уздырды.
Күргәзмәдән китап укучылар да файдаланды.
Бу тарихи вакыйганың 100 еллыгы уңаеннан, 26 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә төсле форматта, информацион белешмә эшләнде. Бу белешмә-басмада революция килеп чыгуның төп сәбәпләре, катнашучылары, революциядән соңгы җитәкчелек һәм аның беренче адымнары яктыртылды. Белешмәдәге мәгъүмат олы яшьтәге укучыларны гына түгел, ә яшьләрдә дә кызыксыну уятып,тарихның яңа битләрен ачарга ярдәм итәр.
21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә, татар теленең байлыгын, камиллеген күрсәтү максатыннан "Көчле дә ул байда, ягымлыда - туган тел" исемле китап күргәзмәсе төзелде.
2017 ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан 3нче балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырылган. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә.
23 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Ата-ананың хәер-фатыйхасы юлдаш булсын солдат улларга” дип исемләнгән бик матур кичә булып узды. Ватанга мәхәббәт, ярату, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу кичәгә бүгенге көндә Ватан сагында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләре һәм якыннары чакырылды. Солдат әтиләре үзләренең уллары белән горурланып сөйләделәр, кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Алар хөрмәтенә матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Әлбәттә әти-әниләр бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Кичәбезнең икенче өлеше сыгылып торган мул табыннар артында изге теләкләр, матур җырлар белән дәвам итте.