“Ата-ананың хәер-фатыйхасы юлдаш булсын солдат улларга”

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

23 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Ата-ананың хәер-фатыйхасы юлдаш булсын солдат улларга” дип исемләнгән бик матур кичә булып узды. Ватанга мәхәббәт, ярату, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу кичәгә бүгенге көндә Ватан сагында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләре һәм якыннары чакырылды. Солдат әтиләре үзләренең уллары белән горурланып сөйләделәр, кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Алар хөрмәтенә матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Әлбәттә әти-әниләр бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Кичәбезнең икенче өлеше сыгылып торган мул табыннар артында изге теләкләр, матур җырлар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International