Безнең Максабаш балалар бакчасында булып узган чара юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Килгән кунагыбыз да бар иде, ул - ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. Балалар балалар бакчасына килү өчен имин юлны дөрес сайлау күнекмәләрен күрсәттеләр.  Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Бәйрәмгә чакырылган кунак –Закиров Д.Р. балаларга җәяүлеләрнең юлда  йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды һәм “Аркадий Паровозов” дигән  тәрбияви мультфильм карап, шуның буенча нәниләр белән әңгәмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International