22 февраль көнне, Айдар авыл китапханәсендә, “Тамчы” клубына йөрүче балалар катнашында Туган тел көненә багышланган “Туган телем-син хәзинәм минем" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Чара барышында, китапханәче, гаять зур әһәмияткә ия булган телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе булуы турында сөйләде. Укучыларыбыз игътибарына  «Әнием теле - күңелем гөле» күргәзмәсе, танылган шәһесләребезнең туган тел турындагы шигырьләре, “канатлы сүз”ләреннән төзелгән презентация  тәкъдим ителде.  Ике командага бүленеп “Халык авыз иҗаты - туган телебез сакчысы” викторинасында укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Катнашучылар баллы призларга, ә малайлар - 23 февраль бәйрәме уңаеннан кечкенә сюрпризларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International