ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр. 23 февраль көнне Урта Мишә авылы клубында, китапханәче белән берлектә,  Ватанны саклаучылар көненә карата "Без бит авыл яшьләре" дигән  бик матур кичә булып узды. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре башкаруында бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады, скетчлар куелды,  дәртле биюләр күрсәтелде. 

2017 елның 28 нче февраль көнендә Алга  авылында яшәуче  тыл ветераны  Гыймадеева Саймә Билал  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Саймә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2017 елның 23 нче февраль көнендә Алан  авылында яшәуче  тыл ветераны  Хисматуллина Фәүзия Габделхай кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәүзия  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Тиздән 8 март - Халыкара - хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында әзерлек эшләре башланды инде. Балалар әниләренең портретларын ясыйлар, яраткан әниләре турында шигырьләр-җырлар өйрәнәләр һәм әниләренә үз куллары белән бүләк әзерләү эшенә керештеләр.

Алан урта мәктәбендә 28 нче февраль көнне “Бөекбританиянең  тарихи вакыйгалары “ дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Класс сәгате Вестминстр сараена 950 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чара барышында укучылар Лондонның готик чиркәүләре турында бик күп мәгълүмат алдылар һәм Лондонның тарихи, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар.

Концертта жыр-бию белән бер рәттән, күңелле сәхнә күренешләре дә күрсәтелде. Әзерләнгән концерт, программасын Шеморбаш авылы тамашачасы  җылы кабул иттеләр.

Бәйрәмнең төп кунаклары “Башваткыч”  уенында катнаштылар.

  Бәйрәм кичәсе җыр, биюләр белән үрелеп барды.

 Балалар бакчасына беренче мәртәбә йөри башлаган сабыйлар өчен яңа мөхиткә ияләшү чоры катлаулы һәм дәвамлы үтә. Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлсинә Фаухетдиновна һәм Зөлфия Агзамовна  Һәр баланы аңларга, аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышалар.

    Нәниләребез инде акрынлап ияләшеп киләләр. Башта өстәл янында утырырга, мөстәкыйль кашык тотып ашарга өйрәнсәләр, хәзер инде бергәләшеп күмәк дус булып уйнарга өйрәнәләр. Уен – шөгыльләрдә дә бик теләп катнашалар, бигрәк тә төзү материаллары һәм дидактик материаллар белән бәйле уеннарны яраталар. Бу шөгыльләр балаларның уйлау сәләтен һәм кул, бармак чуклары эшчәнлеген үстерә.

С поступлением ребенка 1-2 летнего возраста в дошкольное учреждение в его жизни происходит множество изменений: строгий режим дня, постоянный контакт с большим количеством людей и т.д.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International