Тиздән 8 март - Халыкара - хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында әзерлек эшләре башланды инде. Балалар әниләренең портретларын ясыйлар, яраткан әниләре турында шигырьләр-җырлар өйрәнәләр һәм әниләренә үз куллары белән бүләк әзерләү эшенә керештеләр.