2017 елның 23 нче февраль көнендә Алан авылында яшәуче тыл ветераны Хисматуллина Фәүзия Габделхай кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәүзия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.