Әлеге чарада барлык районнарның халык театр исемен йөртүче җитәкчеләр һәм режиссерлар, музыка бизәлеше, сәхнә эшчәнлеге һәм башка театр сәнгате белгечләре катнашты. Безнен районнан әлеге семинарда Айдар, Югары Кибәхуҗа һәм Шәдке авыл мәдәният йорты директорлары катнашып кайтты.
Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр. Урта Мишә авылы клубында,китапханәче белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Без бит авыл яшьләре" дигән бик матур кичә булып узды. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре башкаруында бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады, скетчлар куелды, дәртле биюләр күрсәтелде.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 25,4 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11600 кг. 1 сыерга 18,7 кг. туры килэ,Тан ҖЧҖ 1 сыерга 16,5 кг. туры килэ,. Район буенча бу курсәткеч 14,6 кг.
25 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миңнегали Нугманов истәлегенә 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында 24 тапкыр татарча көрәш бәйгесе булып узды. Ярышта 9 мәктәптән 115 яшь көрәшче катнашты. Ярышны ачу тантанасында яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали Ногумановның бертуган абыйлары Мөнир, Марат , Ринат Ногумановлар, “Ак барс банк” ының Теләчәдәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде. Көне буе дәвам иткән бәйгедә командалар арасында 1 урын – Олы Мәтәскә, 2 урын – Олы Нырсы , 3 урынны Баландыш төп мәктәбе укучылары алды. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбйз.
Ярышта 9 мәктәптән115 яшькөрәшче катнашты. Шулар арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде.Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан информирует Вас о том, что в 2017 году проводится очередной конкурс на соискание премий Правительства Российской Федерации в области качества, которые присуждаются ежегодно организациям за достижение значительных результатов в области качества продукции и услуг, а также за внедрение высокоэффективных методов менеджмента качества.
25 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә И.Ф.Фазылҗанов призына спорт ярышлары үткәрелде. Ярышларда биш команда чыгыш ясады. Волейбол буенча беренче урынга Лесной авыл яшьләре командасы, икенче урынга Алан авылы командасы, өченче урынга Алан урта мәктәбе командасы чыкты. Бәйрәм кайнар коймак, чәй, пылау һәм музыка белән бергә үрелеп барды.
2017 елның 24-26 февраль көннәрендә Алексеевск бистәсендэ 2001-2002 нче елда туган кызлар арасында XI Спараткиада кысаларында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Барлыгы 7 команда катнашкан ярышларда Теләче районы командасы 3 урынны яулады. Команда составында Шәтке,Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Теләче мәктәбе укучылары иде.