ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Максабаш башлангыч мәктәбе спортзалында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бадментон түгәрәге җитәкчесе Нәҗметдинов Ә. җитәкчелегендә "Ягез әле,егетләр!" бәйгесе уздырылды.

Хәрби хезмәтнең җиңелләрдән булмавын һәрберебез белә. Арымас өчен,көчле булырга, курыкмас өчен кыю булырга,төрле ситуацияләрдән чыгу өчен  акыллы да булырга  кирәк әле. Безнең егетләребез  көчле дә,кыю да,акыллы булырга да өйрәнә.  “Ягез әле,егетләр!”бәйгесендә катнашып, Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем мәктәбе  егетләре әнә шул сыйфатларын тагын бер тапкыр дәлилләделәр.5-9 сыйныф егетләре , ике командага бүленеп,төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Ярыш бик кискен шартларда барды. Ике команда да беренчелекне бирергә теләмәде. Шулай да, ярыш нәтиҗәләре буенча 29 га 24 исәбе белән “Солдатлар”командасы җиңү яулады. Афәрин,егетләр! Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Егетләр һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.

Олы Мишә урта мәктәбендә , 22 нче февраль көнне, укучы егетләр арасында “Ягез әле,егетләр!” КВН-кичә үткәрелде. Егетләребез ике командага бүленеп төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Алар үзләренең осталыкларын спорт ярышларында, викторина сораулары аша,күңелле уеннар уйнап күрсәттеләр. КВН да егетләрнең хәрби әзерлекләре дә тикшерелде. Мондый чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, патриотик тәрбия бирә.

25 февраль көнне Әбде авылында традицион милли бәйрәм  “Май чабу” бәйрәме узган.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.

Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru

 2017 нче елның 25 февралендә Олы Мәтәскә мәктәбендә Теләче спорт мәктәбе Олы Мәтәскә мәктәбе белән берлектә 1999 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында М.Ногуманов истәлегенә багышланган көрәш беренчелеген уздырды. Барлыгы 9 мәктәптән 115 укучы  катнашты. Ярышларны  ачу тантансында яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали Ногумановның бертуганнары Мөнир, Марат (икесе дә сугышчан бурычларын Әфганстанда үтәгән) һәм Ренат Ногумановлар, “Ак барс банк”ының Теләчедәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде.

Безнең районнан Теләче мәктәбе укучылары катнашты, тренерлары балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Рафил Хәкимов. Уен нәтиҗәләре буенча, безнекеләр 2 нче урында, 1 нчедә Арча командасы, 3 тә Мари иле җыелмасы.

Ярышта республиканың 14 районыннан җыелма командалар катнашты. Безнең район данын Иске Җөри, Теләче, Олы Нырсы һәм Олы Мәтәскә мәкәтбе укучылары яклады.

Ярышта күрше-тирә районнардан 9 команда катнашты, шул исәптән безнең районнан да бер төркем чаңгычылар катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар. Шәхси нәтиҗәләр түбәндәгечә:

40 яшькәчә булган хатын-кызлар арасында:

Айгөл Имамиева – 1 урын

40 яшькәчә булган ир-атлар арасында:

Рафил Хәкимов – 1 урын

40 яшьтән узган ир-атлар арасында:

Әнәс Бәшәров – 3 урын

Команда беренчелегендә безнекеләр лаеклы 2 нче урынны яуладылар, 1 нче урында Балтач командасы, 3 нчедә Кукмаралар.

Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм Кубок тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International