Максабаш башлангыч мәктәбе спортзалында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бадментон түгәрәге җитәкчесе Нәҗметдинов Ә. җитәкчелегендә "Ягез әле,егетләр!" бәйгесе уздырылды.
Хәрби хезмәтнең җиңелләрдән булмавын һәрберебез белә. Арымас өчен,көчле булырга, курыкмас өчен кыю булырга,төрле ситуацияләрдән чыгу өчен акыллы да булырга кирәк әле. Безнең егетләребез көчле дә,кыю да,акыллы булырга да өйрәнә. “Ягез әле,егетләр!”бәйгесендә катнашып, Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем мәктәбе егетләре әнә шул сыйфатларын тагын бер тапкыр дәлилләделәр.5-9 сыйныф егетләре , ике командага бүленеп,төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Ярыш бик кискен шартларда барды. Ике команда да беренчелекне бирергә теләмәде. Шулай да, ярыш нәтиҗәләре буенча 29 га 24 исәбе белән “Солдатлар”командасы җиңү яулады. Афәрин,егетләр! Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Егетләр һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.