25 февраль көнне Арча шәһәрендә ООО “Металл” фирмасы призына чаңгы ярышы буенча ачык турнир булып узды.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ярышта күрше-тирә районнардан 9 команда катнашты, шул исәптән безнең районнан да бер төркем чаңгычылар катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар. Шәхси нәтиҗәләр түбәндәгечә:

40 яшькәчә булган хатын-кызлар арасында:

Айгөл Имамиева – 1 урын

40 яшькәчә булган ир-атлар арасында:

Рафил Хәкимов – 1 урын

40 яшьтән узган ир-атлар арасында:

Әнәс Бәшәров – 3 урын

Команда беренчелегендә безнекеләр лаеклы 2 нче урынны яуладылар, 1 нче урында Балтач командасы, 3 нчедә Кукмаралар.

Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм Кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International