М.Ногуманов истәлегенә багышланган көрәш беренчелеге узды.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

 2017 нче елның 25 февралендә Олы Мәтәскә мәктәбендә Теләче спорт мәктәбе Олы Мәтәскә мәктәбе белән берлектә 1999 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында М.Ногуманов истәлегенә багышланган көрәш беренчелеген уздырды. Барлыгы 9 мәктәптән 115 укучы  катнашты. Ярышларны  ачу тантансында яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали Ногумановның бертуганнары Мөнир, Марат (икесе дә сугышчан бурычларын Әфганстанда үтәгән) һәм Ренат Ногумановлар, “Ак барс банк”ының Теләчедәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде.

 

Көрәш нәтижәләре буенча гомумкоманда  урыннары:

1 урын –Олы Мәтәскә

2 урын-Олы Нырсы

3 урын-Баландыш

4 урын-Теләче

5 урын- Иске Җөри

         6 урын-Шәтке

         7 урын-Югары Кибәхужа

         8 урын-Олы Мишә

9 урын-Алан

 

Призлы урынны яулаган укучыларга диплом, медальләр һәм истәлек бүләкләре, жинуче командага диплом һәм Кубокны  Миңнегали Ногумановның бертуганнары Мөнир, Марат һәм Ренат Ногумановлар тапшырды.

 Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасыннын Асаф Закиров белән Ислам Кәримуллин матур көрәш үрнәкләре күрсәткәнннәре һәм җиңүгә омтылышлары өчен  Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллинның махсус бүләгенә лаек булдылар.

Бу ярышларнын спонсорлары-«Алан», «Тан», Теләче-агро» ширкәтләре һәм эшмәкәр Камалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International