25 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшь җырчы Ранил Гарипов һәм иҗатташ дусларының “Җырлап яшик” исемле концерты булып узды. Җырлы-биюле ,көлке-мәзәктән торган тамашаны һәркем җылы кабул итте.
Всего участвовало 12 команд из муниципальных образований РТ и общеобразовательных школ Арского муниципального района. Из нашего района на соревновании участвовали юноши Тюлячинской школы (тренер педагог дополнительного образования ДООЦ Артур Хабиров). По итогам игра, наша сборная заняла 2-е место.
Олы Нырсы балалар бакчасында, февраль аенда, янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш тикшерү булды. Теләче районының гадәттән тыш хәлләр инспекторы Тимерханов Ленар Марселевич бакча балалары белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - сабый балаларга ут белән уйнауның нәтиҗәләрен аңлату иде. Бүлек җитәкчесе балаларга янгынның каян килеп чыгуын, ут белән уйнарга ярамаганлыгын һәм янгын килеп чыккан вакытта бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатты. Әйе, бала ут белән уйнауның хәтәр булуы турындагы гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш.
Балаларда Ватанга мәхәббәт, кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатынан Олы Нырсы балалар бакчасында бәйрәм чарасы үтте. Балалар әтиләренә алдан ук рәсемнәр ясадылар, бүләкләр әзерләделәр. Бу кичәгә без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны, бабаларыбызны кунакка чакырдык.
22 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уӊаеннан башлангыч сыйныфларда әтиләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә әтиләр ике командага бүленеп, төрле яклап сәләтләрен күрсәттеләр.
Россиядә “ Экология һәм махсус сакланыла торган территорияләр елы” уңаеннан 22 февральдэ класс җитәкчеләре Бөтенрәсәй тыюлыклар дэресен үткәрделәр.
22 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең укытучылары сугыш ветераны Бари Галиевның өенә бардылар. Үткәннәрне барлап, ветеран узган сугыш юлларын искә алып озак сөйләштеләр. Хәзерге вакытта Алан авыл җирлегендә ике сугыш ветераны гына исән-сау. Без аларга сәламәтлек, озын гомер телибез. Рәхмәт сезгә, Ветераннар!
Кичәгә килүчеләр элекке заманда халыкның ничек яшәүләре, киенүләре, нинди җырлар җырлаулары гомумән рус халык иҗаты белән таныштылар. «Ой, вставала я раненько», «Блины» җырларын бик теләп башкардылар.
Шулай ук китапханәдә атна дәвамында «Масленица Зиму замыкает, Весну Красну приглашает!» исемле күргәзмәдә эшлиячәк. Күргәзмәдән бәйрәм тарихы белән танышырга була.