ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан 22февраль көнне, Ямбулат авыл китапханәсендә “Тел - рухи дөнья көзгесе” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдән барлык төр китап укучылары да файдалана ала. Шулай ук әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

Мәктәп укучылары аларны музей белән таныштырдылар. Килгән кунакларга музейдагы экспонатлар ошады. Алар бик кызыксынып карап йөрделәр. Авылда бөек язучының музеен тәртиптә тотканы өчен китапханәчегә рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйрәмгә балаларның әтиләре килде. Балалар әтиләренә “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шуннан соң әтиләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Әтиләребез төрле конкурсларда катнаштылар: армиягә багышланган сорауларга җавап бирү, мәкальнең азагын табу, табышмакларга җаваплар табу, балалар ясаган “әти” рәсеменнән үзләрен табу, үзең ясаган самолетны ераккарак очыру, “кем җитез” уенында катнашу. Әтиләр бик актив булдылар. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә бирделәр. Бәйрәм һәрберебезгә дә ошады.

Семинар кысаларында заманча проблемалы – ориентлашкан, креатив фикер йөртү технологияләрен кулланып ачык дәресләр, укучыларның  дәрестән  тыш эшчәнлекләре күрсәтелде. Семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне  үстерү институты методисты, педагогик фәннәр кандидаты Абзалова Дания Гумерзяновна, Теләче муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, методистлар, директор урынбасарлары, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Питрәч районнарының вәкилләре катнашты. Семинар нәтиҗәсе буенча мәктәп эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Бәйрәмгә балаларның әтиләре һәм дәү әтиләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле  узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар . Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар...

Кунак булып бакчабызга әтиләребезне чакырдык.Бәйрәмгә балаларыбыз әтиләре өчен үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр,матур шигырьләр,җырлар,биюләр өйрәнделәр.Әтиләребез үзләре дә төрле ярышларда катнаштылар,үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.Бәйрәм бик күңелле узды.

Күргәзмәдә  халкыбызның курку белмәс каһарманнары турында документаль һәм әдәби әсәрләр урын алды.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.

Бу дөньяда кем бәхетле? – дип сорасалар, минем җавабым бер булыр иде. Кем үз туган телендә туганнары, якташлары, дуслары белән аралашып, газиз ата-бабасы җирен сөреп, туган ягының киләчәге белән яши – иң бәхетле кеше – шул, дип беләм мин.

         Шуннан да зур бәхет юклыгын еллар узгач, чәчләргә чал кергәч кенә аңлыйбыз шул...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International