Бәйрәмгә балаларның әтиләре килде. Балалар әтиләренә “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шуннан соң әтиләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Әтиләребез төрле конкурсларда катнаштылар: армиягә багышланган сорауларга җавап бирү, мәкальнең азагын табу, табышмакларга җаваплар табу, балалар ясаган “әти” рәсеменнән үзләрен табу, үзең ясаган самолетны ераккарак очыру, “кем җитез” уенында катнашу. Әтиләр бик актив булдылар. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә бирделәр. Бәйрәм һәрберебезгә дә ошады.