2016 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлартурында район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәтович катнашты һәм чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садыйкова Разия Габделәхәтовна, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Хаҗиәхмәтов Булат Зөфәрович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нагимович һәм башкалар катнашты.
Сессиядә район Советы депутатларыннан Кадыйров Фәрит Габдуллаҗанович (Шәдке авыл җирлеге башлыгы) һәм Мирсәетов Айдар Газизович (икътисад паркын үстерү буенча “Созидание” идарә компаниясе ҖЧҖ–енең башкарма директоры) төп докладны тулыландырып чыгыш ясадылар.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәтович Республикабызның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
18 февральдә Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы булып узды. Спартакиадада мең ярымлап кеше – 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынаштылар. Безнең район мәгариф хезмәткәрләре җыелма командасы да катнашып, югары уңышларга иреште, гомүмкоманда хисабында 24 команда арасыннан 5 нче урынны яулады. Шәхси нәтиҗәләр буенча, өстәл теннисы буенча ярышларда Баландыш мәктәбе физик тәрбия укытучысы Алмаз Җаббаров 2 нче урынны яулады.
Гөлназ Махсут кызы ачык дәреснең кереш өлешендә, дәреснең максатын аңлатты. Укучылар өч ел өчендә алган белемнәрен әти-әниләр каршында күрсәттелэр. Укучылар, укытучылар һәм эти-әниләр канәгать калдылар.
Күргәзмә армия хезмәтенең авыр һәм шул ук вакытта кызыклы фактлары турында сөйли. Китап укучылар шулай ук әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, Александ Невский, Дмитрий Донской, Александр Суворов, Михаил Кутузов һәм Георгий Жуковларның бөек җиңүләре турындагы мәгълүматлар белән дә таныша алалар.
Коллегиядә фән һәм мәгариф министры Э.Фәттахов, республиканың югары уку йортлары ректорлары, районның мәгариф бүлеге мөдирләре һәм мәгариф, спорт һәм өстәмә белем бирү өлкәсе вәкилләре катнашты. Безнең районнан исә, мәгариф бүлеге мөдире Н.В. Карпова, мәктәп директорлары, өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм шул исәптән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Имамиев катнашты.
Утырышның көн тәртибе буенча, коллегиядә мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, аның урынбасарлары Л.Сулима һәм А.Поминов, Әлмәт районы башлыгы А.Хәйруллин чыгыш ясадылар. Утырышның пленар өлешеннән соң дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Балаларның шат авазыннан гөрләп торган залда әтиләр дә сынатмадылар- биеделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан нәниләр үз куллары белән эшләнгән матур бүләкләрен тапшырдылар һәм әтиләр дә,бабайлар да бик сөенеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Акциянең максаты –балаларның, өлкәннәрнең, яшүсмерләрнең игътибарын кышлаучы кошларга тарту, аларның кышлау вакытын җиңеләйтү, халыкта экологик активлыкны үстерү. Кышкы чорда кошларны тәрбияләү бигрәк тә әһәмиятле, азык җитмәү генә түгел кышкы кыска көннәрдә кошларга вакыт та җитми. Көннең якты өлешендә көндез һәм салкын төнне тиешенчә яшәрлек азык табып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә дә канатлы дусларыбызның гомерләрен саклап калу өчен алар даими рәвештә кышкы тукландыруга мохтаҗ.
20 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. , Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Мәннапова Ф.Җ. белән берлектә Олы Мишә урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Татар телем – минем туган телем!” исеме астында әдәби кичә үткәрделәр. Бу кичәнең иң кадерле кунаклары – авылдашыбыз шагыйрь Рашат Низами һәм Фатхуллин А.Г. булдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән монтажга ямь өстәп Рашат абый үзенең “Туган телгә мәдхия” дигән шигырен укып, татар теле, аның бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләде, “Сәйдәшнең соңгы елы” дигән роман-кыйссасына презентация ясады. Бу очрашу һәркемнең күңелендә матур бер хатирә булып калды.
Кичәдә 10 “А” сыйныфы укучылары һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез катнашты. Кичә барышында кунакларыбызга презентация күрсәтелде, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез солдат тормышы турында чыгыш ясады, үзешчәннәребез матур җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашлар!” дип исемләнгән солдат хатларыннан күргәзмә эшләнде.
Бүген 22нче февраль көнне бакчабызда атналыкны йомгаклап , малайлар арасында “Тапкырлар һәм җитезләр” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче малайлар ,ике командага бүленеп, көч сынашты. Бәйрәм кызларның малайларга багышланган җырлары белән башланып китте. Кызларның шушы матур җырлары ,бәйрәмебезгә ямь, командаларга көч өстәп җибәрде дисәк тә ялгыш булмас. Ярышлар өчен биремнәрнең иң кызыклары әзерләнгән иде. Малайлар “солдатлар” һәм “моряклар” булдылар, төз атуда һәм җитезлектә үзләренең көчләрен сынаштылар. Һәм нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Афәрин, малайлар!