21 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән ундүртенче утырышы узды.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2016 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлартурында район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәтович катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садыйкова Разия Габделәхәтовна, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Хаҗиәхмәтов Булат Зөфәрович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нагимович һәм башкалар катнашты.

Сессиядә район Советы депутатларыннан Кадыйров Фәрит Габдуллаҗанович (Шәдке авыл җирлеге башлыгы) һәм Мирсәетов Айдар Газизович (икътисад паркын үстерү буенча “Созидание” идарә компаниясе ҖЧҖ–енең башкарма директоры) төп докладны тулыландырып чыгыш ясадылар.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәтович Республикабызның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International