Халыкны экологик агарту, кошларга карата уңай караш тәрбияләү, кошларның санын саклау максатыннан Үзәк авыл китапханәсендә “Кыш көне кошларны туйдырыгыз!” дигән тема астында экологик акция үтә.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Акциянең максаты –балаларның, өлкәннәрнең, яшүсмерләрнең игътибарын кышлаучы кошларга тарту, аларның кышлау вакытын  җиңеләйтү, халыкта экологик активлыкны үстерү. Кышкы чорда кошларны тәрбияләү бигрәк тә әһәмиятле, азык җитмәү генә түгел кышкы кыска көннәрдә кошларга  вакыт та җитми. Көннең якты өлешендә көндез һәм салкын төнне тиешенчә яшәрлек азык табып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә дә канатлы дусларыбызның гомерләрен саклап калу өчен алар даими рәвештә кышкы тукландыруга мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International