23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, кадерле әтиләребез һәм хөрмәткә лаек бабаларыбызны котлап, зурлар төркеме белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары зур бәйрәм оештырды.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Балаларның шат авазыннан гөрләп торган залда әтиләр дә сынатмадылар- биеделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан нәниләр үз куллары белән эшләнгән матур бүләкләрен тапшырдылар һәм әтиләр дә,бабайлар да бик сөенеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International