ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бәйрәмгә балаларның әтиләре, дәү әти һәм бабалары, абыйлары килгән иде. Бәйрәм бик күңелле рухта узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар . Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы бара. Айлык кысаларында мәктәптә төрле ярышлар, кичәләр үтә. 20 нче февраль  көнне “ Мини-футбол” түгәрәгенә йөрүче укучылар һәм аларның әти-әниләре белән “Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә” исемле спорт бәйрәме узды. Әти-әниләр балалары белән бергәләп эстафета уеннарында көч сынаштылар. Бәйрәм бар кешегә яхшы кәеф бүләк итте.

Шуңа да карамастан, ул калдырган тән, җан ярасы сугышта катнашкан солдатларның, якыннарының күңелендә мәңгегә кала. Теләче районыннан 42 кеше Әфган сугышына китә.  Канлы сугышта, Ямбулат егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗедән Илшат Хәйруллин мәңгегә ятып калды. 14 февраль көнне батыр егетләрне сугышчан дуслары искә алды.  Очрашу  матур җырлар  белән үрелеп барды.

19 февраль  көнне Балалар иҗат үзәгенең түгәрәк әгъзалары “Созвездие – Йолдызлык 2017” конкурсының сайлап алу конкурсында катнаштылар.  Алар: «Сюрприз» бию коллективы ( җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы), Нигматзянов Данияр- вокал (җитәкчесе Нигматзянова Ландыш Илсур кызы ), конферанс – Мараков Ислам, Хамзина Ранелия, Имамиева Алсу      (җитәкчеләре Назмутдинова Илхамия Камил кызы), танцевальный коллектив «Капельки» ( руководитель Касимова Лейла).

14-19 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә армспорт буенча  Россия беренчелеге булып узды.Татарстан Республикасы  җыелма командасы  составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры  Кыямов А.А  җитәкчелегендә  безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават  чыгыш ясап,  уң кул белән дә, сул кул белән дә  3 нче урынны яулады. Салават армспорт буенча  Россиянең спорт мастерлыгына кандидатлык нормативларын үтәде.

21 февраль көнне безнең Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасында Халыкара  Туган тел көненә багышланган  бәйрәм чарасы булып үтте. Әлеге бәйрәмгә  балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм  монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар татар телендә, тәрбиячеләре Сабирҗанова Л.М. белән берлектә,  бик  матур  бәйрәм ясадылар. Әлегедәй чаралар  уздыру, һәр баланы  үз  халкының мәдәниятенә якынайта. Якты  кичерешләре һәм шатлыклы  елмаюлар белән тулы бу бәйрәм кичәсе балалар  хәтерендә озакка  сакланыр дип ышанабыз.

20 февраль көнне “Кояшкай” балалар бакчасында “Ватанны саклаучылар” көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә балалар әтиләренә шигырьләр, җырлар, матур биюләр бүләк иттеләр. Балалар әтиләре белән төрле уеннар уйнадылар.  Әтиләр, абыйлар, егетләр! Сезне  “Ватанны саклаучылар”  көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Бәйрәм белән!

Машина йөртүче дә, җәяүлеләр дә юл билгеләрен белергә тиеш.   Укучылар һәр дәрестә тырышып юл билгеләрен өйрәнәләр. Тәрбия дәресләр уен формасында да алып барыла. Укучылар үз белемнәрен төрле конкурсларда сыныйлар. 

15-21 февральгә  кадәр Олы Мәтәскә балалар бакчасында Халыкара туган телләр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде. Безнең максат - балаларга туган телебезгә мәһәббәт тәрбияләү, аның безнең өчен иң кадерле тел икәнен аңлату, халкыбызның бай, рухи мирасын өйрәтү. Бакчабызда туган телебездә матур әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, хикәяләр уку, шигырьләр, җырлар һәм такмаклар өйрәтү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International