20 февраль көнне “Кояшкай” балалар бакчасында “Ватанны саклаучылар” көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә балалар әтиләренә шигырьләр, җырлар, матур биюләр бүләк иттеләр. Балалар әтиләре белән төрле уеннар уйнадылар. Әтиләр, абыйлар, егетләр! Сезне “Ватанны саклаучылар” көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Бәйрәм белән!