20 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Татар телем- минем туган телем! “ дип аталган кичә үтте . Бәйрәмнең иң зур кунагы – ул авылдашыбыз шагыйрь Рашат абый Низамиев иде. Ул үзенең “Туган телгә мәдхия” дигән шигырен укып , татар теле , аның бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләде ,”Сәйдәшнең соңгы елы”дигән роман-кыйссасына презентация ясады . Очрашу һәркемнең күңелендә матур бер хатирә булып калды.
1нче, 2 нче һәм 3 нче номерлы балалар бакчаларының нәни китап укучылары белән айга бер тапкыр очрашу аларны китап укуга тартырга булыша.
21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Теле барның – иле бар» дигән интеллектуаль уен үткәрелде.
Танып белүгә корылган әлеге чара театраль элементлар ярдәмендә, музыка һәм презентация кулланып оештырылды. Биредә балалар язучыларының иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдәби геройлар белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Барлык үткәрелгән чараларда төп өлешне интеллектуаль – уен моментлары алып тора. Анда балалар бик актив катнашалар һәм үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. Нәниләр белән һәр очрашу үзе бер китап бәйрәменә әверелә.
21 февраль көнне зурлар төркеменә йөрүче балаларның әтиләре белән бергә ярышулары-үзе бер истә калырлык вакыйга булды. Бу бәйрәмдә гимнастик күнегүләр, төрле эстафета уеннары, биюләр, җырлар үткәрелде. Ә бәйрәм ахрында һәрбер әтигә балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.
Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора 21 февраль — Халыкара туган тел көне! Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Әлеге максаттан безнең 3нче балалар бакчасында 21нче февраь көнне Туган тел көне билгеләп үтелде. Кичә музыка залында үткәрелде. Бәйрәмне Г. Тукайның «Туган тел җыры белән башлап җибәрдек. Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Балалар кичәдә үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, кичәбез бик матур узды.
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.
18 февраля в Казакларской сельской библиотеке было организовано детское мероприятие под названием “Тел халык күңеленең кыңгыравы”, посвященное международному дню родного языка. Им была показана презентация «Теле барның юлы бар», и представлена выставка “Жыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа”. Дети рассказывали стихотворения о родном языке, пели песни, и читали сказки. Во время мероприятия также были проведены различные веселые игры.
Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак.Һәр шәһәр,район,авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде. Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Чәчәк аткан яшьлек гомерләрен, Әфган сугышында үттеләр" исемле буклет эшләнде. Буклет Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбызга багышланды.
15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче презентация ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, тормышының төрле кызыклы вакыйгалары турында сөйләде.
Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан аларга “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде, шигырьләре укылды. Герой шагыйрьгә багышланган фильм күрсәтелде