1нче, 2 нче һәм 3 нче номерлы балалар бакчаларының нәни китап укучылары белән айга бер тапкыр очрашу аларны китап укуга тартырга булыша.
21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Теле барның – иле бар» дигән интеллектуаль уен үткәрелде.
Танып белүгә корылган әлеге чара театраль элементлар ярдәмендә, музыка һәм презентация кулланып оештырылды. Биредә балалар язучыларының иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдәби геройлар белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Барлык үткәрелгән чараларда төп өлешне интеллектуаль – уен моментлары алып тора. Анда балалар бик актив катнашалар һәм үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. Нәниләр белән һәр очрашу үзе бер китап бәйрәменә әверелә.