ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. “Рикки Тикки Тави”, “Айсылу”, “Бибинур” һәм  “Экипаж” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

19 февраль көнне Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017”  XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең  районда сайлап алу этабы узды. Әлеге  зур чарада Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүчеләрдән Салават Хасаншин, Әлфинә Саттарова һәм Тәбрис Фаляховлар катнашып чыгыш ясадылар.

Төрле кызыклы уеннар, конкурслар музыкаль номерлар белән чиратлашып бардылар.

17 февраль  көнне Шәтке урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Моңнар агыла туган якта”, “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән фестиваль үткәрделәр. Фестивальдә концерт номерлары гына түгел, “Кыз озату” дигән фольклор да күрсәтелде.

Әлеге җыелышта Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән концерт программасы һәм "Көтү каршылау" фольклор күренешен күрсәттеләр. 

     Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:

-яшь талантларны үстерү өчен шартлар тудыру;

-алар белән эшләүче белгечләрне кызыксындыру чаралары куллану;

- катнашучыларда башкару сәләтен күтәрү.

Фестивальдә 160 тан артык яшь башкаручылар катнашты.

Шуңа да карамастан, ул калдырган тән, җан ярасы сугышта катнашкан солдатларның, якыннарының күңелендә мәңгегә кала. Теләче районыннан 42 кеше Әфган сугышына китә.  Канлы сугышта, Ямбулат егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗедән Илшат Хәйруллин мәңгегә ятып калды. 14 февраль көнне батыр егетләрне сугышчан дуслары искә алды.  Очрашу  матур җырлар  белән үрелеп барды.

19 февраль көнне районыбызның мәдәният йортында “Созвездие- Йолдызлык” бәйгесе булды.Анда безнең мәктәптән җырчылар, конферанслар, биючеләр катнаштылар. Әлегә республика турына кемнәр узганлыгы билгеле түгел, шулай да укучыларга уңышлар теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International