ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

18 февральдә Казан шәһәрендә рус телле балалар арасында татар теле буенча фән олимпиадасының республика этабы үтте. Олимпиадада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Саидова М. катнашты һәм призлы урын яулады. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. һәм укучы Саидова М. ны шушы зур җиңүләре  белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

     17 февраля 2017 года сотрудниками Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ организован, и проведен семинар-учеба для работников магазина индивидуального предпринимателя Федоровой В.Р. в Тюлячинском районе.

    До участников семинара доведена информация о законодательных и нормативных актах, регулирующих отношения в сфере защиты прав потребителей. Разъяснены основные положения Закона Российской Федерации от 07.02.1992 № 2300-1 «О защите прав потребителей», «Правил продажи отдельных видов товаров», утвержденных     Постановлением Правительства Российской Федерации от 19.01.1998 № 55. Уточнялись перечень товаров надлежащего качества, не подлежащих возврату или обмену; состав и способы предоставления необходимой информации потребителям.

18 февраль көнне Актанышта укытучылар спартакиадасының кышкы этапы үткәрелде. Баландыш мәктәбенең физкультура укытучысы Алмаз Фоатович өстәл теннисы буенча 2 урынны яулады.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Туган көнегез – 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Сезгә гаять җаваплы һәм халкыбыз өчен игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле матур көннәр телибез.

Сез районыбыз белән идарә итәргә алынуга чагыштырмача аз гына вакыт узуга карамастан туган төбәгебез яңа үсеш баскычына күтәрелде.  Сез аңа яңа сулыш өрдегез, аның үсешенә көчле импульс бирдегез. Районыбызда эшмәкәрлек үсеше өчен яңа мөмкнлекләр тудырылды, инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш алып барылды.          

Ярышта республикабызның 30 районыннан 360 тан артык бадминтончы катнашты. Безнең район данын Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Теләче мәктәбе укучылары яклады. Уеннар ялгыш, парлы һәм катнаш төркемнәрдә узды. Нәтиҗәләр буенча, бик авыр һәм озак уеннардан соң безнекеләр 4 нче һәм 5 нче урыннарны яуладылар.

17 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары “Салават күпере” журналы – минем дустым” дигән темага проект эшен башлап җибәрделәр. Проект эше укучыларны эзләнергә, уйларга, мәгълүмат чыганагын таба, эшне планлаштыра, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белергә өйрәтә. Эш барышында укучыларда үзара хезмәттәшлек күнекмәләре тәрбияләнә.

2017 нче  елның  16 нчы  февралендә  Айдар авылы мәдәният йортында Айдар  авыл җирлеге Советының 2016 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  Айдар  авыл җирлегенең 2016 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хасаншин Х.Ш. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

Балалар бу бәйрәмгә алдан әзерләнделәр: рус теле тәрбиячесе белән берлектә шигырьләр, җырлар, рус халкының җырлы-биюле уеннарын өйрәнделәр. Тамашаны шамакайлар белән берлектә рус кызы алып барды, балалар янына кунак булып Яз һәм Кыш та килде. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын январь аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 16162 сум туры килэ. Игенче хужалыгында 19476 сум , Тан хужалыгында 18889 сум  хэм Алан хужалыгында 16779 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

Барлыгы 39 команда, 400 дән артык көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе көрәш тренерлары Гыйниятуллин И.С., Сафин А.З. җитәкчелегендә безнең район командасы да әлеге ярышларда катнашты һәм 6 урынга лаек булды. 80 кг. үлчәү авырлыгында Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Шалканов Артур (тренеры: Әскәров В.И.) 3 урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International