Балалар бу бәйрәмгә алдан әзерләнделәр: рус теле тәрбиячесе белән берлектә шигырьләр, җырлар, рус халкының җырлы-биюле уеннарын өйрәнделәр. Тамашаны шамакайлар белән берлектә рус кызы алып барды, балалар янына кунак булып Яз һәм Кыш та килде. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.