18 февральдә Казан шәһәрендә рус телле балалар арасында татар теле буенча фән олимпиадасының республика этабы үтте. Олимпиадада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Саидова М. катнашты һәм призлы урын яулады. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. һәм укучы Саидова М. ны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.