ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар бәйрәмдә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, ахырдан балалар тәмле коймак белән сыйландылар.

Спорт мәктәбеннән тренерлар Мубаракшин Ф.М. һәм Галимов Н.М. җитәкчелегендә 11 укучы әлеге ярышларда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча:

1урын – Кукмара

2 урын - Теләче

3 урын – Нократ Аланы -1

4 урын – Нократ Аланы -2 командаларында.

19 февраль көнне район мәдәният йортында  XVII  Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык – 2017” фестиваленең район туры булып  узды.      

     Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:

-яшь талантларны үстерү өчен шартлар тудыру;

-алар белән эшләүче белгечләрне кызыксындыру чаралары куллану;

- катнашучыларда башкару сәләтен күтәрү.

Фестивальдә 160 тан артык яшь башкаручылар катнашты.

18 февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында  “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2004 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында хоккей ярышлары булып узды. Шәтке, Теләче, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә, Иске Җөри мәктәпләреннән 5 команда, 51 укучы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.А. җитәкчелегендә 4 «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Алар: Фәсхиев Салават (Баландыш), Гараев Салават (Теләче), Хәлилова Диләрә (Теләче), Ершов Андрей (Теләче).

19нчы февраль көнне Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017”  XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең  районда сайлап алу этабы узды.

Әлеге чарада 3нче балалар бакчасыннан  яшь талантлары катнашты. Фестивальнең район этабын тамаша кылырга балаларның әти-әниләр дә килде. Фестиваль бик җанлы үтте.

Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. “Рикки Тикки Тави”, “Айсылу”, “Бибинур” һәм  “Экипаж” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

Барлыгы 8 команда катнашкан ярышларда Теләче районы командасы 6 урынга чыкты. Команда составында Үзәк, Иске Җөри, Теләче мәктәбе укучылары иде. Тренерлары: Шәяхмәтов Ш.А., Зәкиев Ә.Х.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International