19 февраль көнне Баландыш мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен кинофильмнар күрсәтелде.

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. “Рикки Тикки Тави”, “Айсылу”, “Бибинур” һәм  “Экипаж” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International