18 февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2004 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында хоккей ярышлары булып узды. Шәтке, Теләче, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә, Иске Җөри мәктәпләреннән 5 команда, 51 укучы катнашты.
I урынга - Шәтке
II урынга - Теләче
III урынга - Югары Кибәхуҗа командалары лаек булды.
Барлык призлы урын алган командаларга грамота һәм медальләр тапшырылды.
Бу уеннарны оештырырга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен спорт мәктәбе спонсор Гайнуллин Ильдуз Махмутович җитәкчелегендәге ООО “Агролак” җәмгыяте, Шәтке урта мәктәбе коллективы һәм пешекчеләренә олы рәхмәтен белдерә.