14-19 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелеге булып узды.

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.А. җитәкчелегендә 4 «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Алар: Фәсхиев Салават (Баландыш), Гараев Салават (Теләче), Хәлилова Диләрә (Теләче), Ершов Андрей (Теләче).

Ярышлар нәтиҗәсендә:

Фәсхиев Салават (Баландыш) – уң кул белән дә, сул кул белән дә 3 урын. Ул армспорт буенча Россиянең мастер спортына кандидатлык нормативларын үтәде.

Барлыгы 45 команда катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International