17 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары “Салават күпере” журналы – минем дустым” дигән темага проект эшен башлап җибәрделәр. Проект эше укучыларны эзләнергә, уйларга, мәгълүмат чыганагын таба, эшне планлаштыра, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белергә өйрәтә. Эш барышында укучыларда үзара хезмәттәшлек күнекмәләре тәрбияләнә.