Туган көнегез – 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Сезгә гаять җаваплы һәм халкыбыз өчен игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле матур көннәр телибез.
Сез районыбыз белән идарә итәргә алынуга чагыштырмача аз гына вакыт узуга карамастан туган төбәгебез яңа үсеш баскычына күтәрелде. Сез аңа яңа сулыш өрдегез, аның үсешенә көчле импульс бирдегез. Районыбызда эшмәкәрлек үсеше өчен яңа мөмкнлекләр тудырылды, инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш алып барылды.
Сез ару-талуны белмәс, тынгысыз һәм таләпчән җитәкче булу белән бергә, киң күңелле шәхес, тәҗрибәле остаз да. Сез һәрбер көнегезне мәгънәле һәм эшлекле максатка омтылучан гамәлләргә багышлыйсыз. Районыбыз, Сезнең җитәкчелектә, Республикада алдынгылар рәтендә үзенең лаеклы урынын тота. Туган төбәгебезне тагын да матур итү, анда кешеләрнең яшәеше имин һәм уңайлы булсын өчен Сез бөтен көчегезне куясыз.
Сез районыбыз өчен мөһим булган һәр нәрсәне йөрәгегез аша уздыручы, эш белән кайнаучы чын хезмәт кешесе. Фикерләү киңлеге, табигый зирәклек, яңалыкка омтылу, замана белән бергә атлау, һәр эш өчен зур җаваплылык хисе – Сезнең асыл сыйфатларыгыз. Шуңа да Сез районыбызда гына түгел, ә республикабыз күләмендә зур абруй һәм хөрмәт казандыгыз.
Хөрмәтле Илдус Фатыйхович!
Сезгә сәламәтлек, һәрьяклап мөлдерәмә тулы бәхет, күңел күтәренкелеге, яңадан-яңа куанычлар телибез. Ышанычлы, тугры дусларыгыз Сезгә һәрчак терәк булсын, гаиләгездә иминлек булуын, куйган хезмәтегез үзегезгә бәхет-шатлык булып әйләнеп кайтуын телибез.
Ихтирам белән,
Теләче муниципаль район
Советы һәм Башкарма
комитеты хезмәткәрләре