Агымдагы елның 18-19 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 13 һәм 17 яшькәчә булган үсмерләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Республика беренчелеге узды.

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Ярышта республикабызның 30 районыннан 360 тан артык бадминтончы катнашты. Безнең район данын Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Теләче мәктәбе укучылары яклады. Уеннар ялгыш, парлы һәм катнаш төркемнәрдә узды. Нәтиҗәләр буенча, бик авыр һәм озак уеннардан соң безнекеләр 4 нче һәм 5 нче урыннарны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International