17 февраль көнне Шәтке урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Моңнар агыла туган якта”, “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән фестиваль үткәрделәр. Фестивальдә концерт номерлары гына түгел, “Кыз озату” дигән фольклор да күрсәтелде.