Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора 21 февраль — Халыкара туган тел көне! Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Әлеге максаттан безнең 3нче балалар бакчасында 21нче февраь көнне Туган тел көне билгеләп үтелде. Кичә музыка залында үткәрелде. Бәйрәмне Г. Тукайның «Туган тел җыры белән башлап җибәрдек. Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Балалар кичәдә үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, кичәбез бик матур узды.
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.