Халыкара Туган тел көне.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февраль көнне безнең Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасында Халыкара  Туган тел көненә багышланган  бәйрәм чарасы булып үтте. Әлеге бәйрәмгә  балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм  монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар татар телендә, тәрбиячеләре Сабирҗанова Л.М. белән берлектә,  бик  матур  бәйрәм ясадылар. Әлегедәй чаралар  уздыру, һәр баланы  үз  халкының мәдәниятенә якынайта. Якты  кичерешләре һәм шатлыклы  елмаюлар белән тулы бу бәйрәм кичәсе балалар  хәтерендә озакка  сакланыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International