15-21 февральгә кадәр Олы Мәтәскә балалар бакчасында Халыкара туган телләр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде. Безнең максат - балаларга туган телебезгә мәһәббәт тәрбияләү, аның безнең өчен иң кадерле тел икәнен аңлату, халкыбызның бай, рухи мирасын өйрәтү. Бакчабызда туган телебездә матур әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, хикәяләр уку, шигырьләр, җырлар һәм такмаклар өйрәтү дәвам итә.