Шуңа да карамастан, ул калдырган тән, җан ярасы сугышта катнашкан солдатларның, якыннарының күңелендә мәңгегә кала. Теләче районыннан 42 кеше Әфган сугышына китә. Канлы сугышта, Ямбулат егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗедән Илшат Хәйруллин мәңгегә ятып калды. 14 февраль көнне батыр егетләрне сугышчан дуслары искә алды. Очрашу матур җырлар белән үрелеп барды.