14-19 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелеге булып узды.Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.А җитәкчелегендә безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават чыгыш ясап, уң кул белән дә, сул кул белән дә 3 нче урынны яулады. Салават армспорт буенча Россиянең спорт мастерлыгына кандидатлык нормативларын үтәде.